ФАННУР ХАЛИКОВ
БУА ШӘҺӘРЕ
Соң - күргәнегез бармы Буа шәһәрен,
Гизгәнегез , ямле яшел үзәннәрен.
Карап тырып - Зөя , Карлы акканын,
Басып ярларына, көтеп таң атканын?
Иртән ишеткәнең кошлар сайраувын,
Ямле болынында, җәен караганың.
Үтә торган тагын - Сабан Туйларын,
Ярышып , узышып атлар кайтканын.
Кабат батырларның , мәйданында,
Чын күңелдән , көрәшеп ятканын.
Чүлмәк ватып , капчык киеп , күкәй
Кашыкта, сулы чиләк алып чапканың.
Һәлең булып , баганага менеп , әле
Өзеп , сайлап матур бүләк алганың.
Өсте шомарт бүрәнәгә , инде атланып,
"Сугышып" капчык белән кайтканың.
Буам диеп , инде лә данлап якларын,
Эштә тырыш якташларны , халкын.
Мәрхәбәтле күршеләрне , искә алып,
Язам әле , сезгә , тагын горурланып!
Фәннур Халиков. Екатеринбург.
Язылды 27 октябрьдә 2011 елда.
БУА САБАН ТУЙЛАРЫ
Буам шау-гөр килә , илемдә
Үтә лә бүген, сабан туйлары.
Халык бит , торган җирендә
Уйный , яңгырый җырлары.
Шатланышып биеп китәләр,
Әйлән - бәйләннәр уенында.
Ярыша - ярыша ял итәләр,
Болын - урманлы күл буенда.
Менеп баганага атланалар,
Кыйнашып-көрәшеп алалар.
Тагы чүлмәкләрне ваталар,
Күкәй кашыкларда, чабалар.
Йөгерәләр-киеп капчыклар,
Шул әллә бала-чага булалар.
Инде, бер - берен уздыралар,
Кызара - бүртенә ярышалар.
Тырышып, бүләкләр алалар,
Даннар яулап - сабан туенда.
Туган җирдә-инде якташлар,
Бабайлардан калган уенда!
Фәннур Халиков. Екатеринбург.
Язылды 08 июндә 2013 елда.
|